Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.112 сек.

Результаты поиска

  1. Азат Сәйдәшевнең отто клейнга әйләнү тарихы да табышмак түгел. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. Ике көн буе мюнстерда кая барып бәрелергә белмичә каңгы-рап йөргәч, аңа «өйгә» - фрау эльза янына кайтып күренергә туры килә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. ә фрау аны зар-интизар булып көтеп торган икән: рюкзакка бөтен кирәк-яракны тутырып куйган һәм, иң мөһиме, ниндидер бик үк тугры булмаган юллар белән аңа оныгы отто фридрих-клейн исеменә рәсми таныклык әмәлләп өлгергән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. Таныклыкка Азатның рәсеме дә ябыштырылган, бу өйрәнчек фотоны ул профессор клейнның аппараты белән үзе үк төшергән була. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. Фрау эльзага рәхмәт дими ни дисең? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. Ул букстенхаузен шәһәрендәге ахирәтенә хат та әзерләп куйган һәм Азатка шунда барып сыенырга киңәш итә, ихтимал, ахирәте аңа үзенең букинист кибетендә эш тә табар дип өметләндерә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. Шул рәвешле Азат Сәйдәшевнең бормалы тормыш юлында отто клейн сәхифәсе ачыла һәм утыз ел дәвам итә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. Утыз ел - үзе бер гомер. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. Бу утыз ел эчендә аның Ватанында ниләр генә булмады. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. Бу дөньяга мәңгегә килгәндәй тоелган иосиф Сталин вафат булгач, үзе белән тагын йөзләгән корбанын алып китте (җәсәден озатырга килгән гражданнар иске Мәскәү үзәгенең кысан урамнарында берсен-берсе таптап һәлак булдылар). Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР